Активистлар һәм экологлар Түбән Камада Озын күл буен җыештырды

2016 елның 15 апреле, җомга

Түбән Камада экологлар, башкарма комитет вәкилләре, “ЧистаБулыр” иҗтимагый хәрә­кәте активистлары, студентлар генераль җыештыру үткәрде. Бер сәгать тә узмады, Озын күл буеннан биш кубометрдан артып чүп-чар җыеп алынды.

Күмәк чарада шулай ук Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Фәрит Габделганиев яшьләргә табигать һәм туган шәһәрләре турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, Түбән Кама районында башка­рыла торган эшләрне, шәһәрдәге предприятие һәм оешмаларның, идарә компанияләренең активлыгын югары бәяләде. Ә шәһәр мэры Айдар Метшин, үз чиратында, Түбән Кама халкының санитар-экологик икеайлыкта актив катнашуы традиция булып тора, актив кешеләр һаман арта бара, дип белдерде.

Билгеле булганча, өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар арасында республика конкурсы үткәрелә. Катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә үзең төшергән фото я видеоны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк. Төп приз – iPad Air 23 апрельдә тапшырылачак.

Конкурсның шартлары гади:

1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.

2. Үз битеңдә хәбәрнең репостын ясарга.

3. Конкурс фотографиясен #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән үзеңдә урнаштырырга.

4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT акаунтын искә алырга.

5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International