Ореховка бистәсендәге күлгә 3.8 миллион сумлык зыян салынган

2016 елның 15 апреле, җомга

Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге күлгә канализация коесыннан юынты сулар агызылган. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре күл суына анализ ясап, аммонийның рөхсәтле соң чик концентрациядән 227 тапкыр, фосфатның 75, марганецның 1.6, нефть продуктларының 21.7, фенолның 43, актив өслекле анионнарның 140 тапкыр артык булуын ачыклады.

Алынган белешмәләр буенча экология министрлыгы белгечләре күлгә салынган зыянны 3.8 сумлык дип бәяләде.

Экология министрлыгының, Казан район-ара табигать саклау прокуратурасының һәм Татарстан район-ара табигать саклау прокуратурасының уртак эш материаллары Россия Тикшеренүләр комитетының Татарстан идарәсенә тапшырылды. Идарә 13 апрельдә РФ ҖК 247 ст. 2 ө. (“Экологик куркынычлы матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдә­ләрен бозу”) буенча җинаять эше кузгатты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International