2016 елгы Экология олимпиадасының региональ һәм бөтенроссия этапларында җиңеп чыккан иң күп белемле өлкән класс укучылары бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов белән очрашты.
Конкурсның Екатеринбургта узган бөтенроссия этабында Татарстанның яшь экологлары сан ягыннан икенче урында булды, – ярышларда 31 кеше катнашты (иң күпсанлы Мәскәү командасында 41 кеше иде). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәсе буенча, татарстанлылар
“Мәктәп экопатруле” системасы аша бер укучыдан Казанның Киров районы Урман арты урамындагы эре сәүдә комплексы янында рөхсәтсез чүплек булу турында хәбәр алынды. Чүплек фотога да төшерелгән иде, шунлыктан аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре тиз тапты.
РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлмәү”) бозылган
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “НПФ МЭМС” ҖЧҖ фирмасы (Самар ш.) вәкилләре шул фирма җитештерә торган “ПИА” портатив газ хроматографын Министрлыкның махсус аналитик контроль инспекцияләрендә әйләнә-тирәлек сыйфатына контроль ясаганда куллану мәсьәләсе буенча очрашты. Очрашу йомгаклары буенча “НПФ МЭМС” ҖЧҖ җитештерә торган “ПИА” хроматографын аның мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Министрлыкка вакытлыча куллануга тапшыру турында килешү имзаланды.
“ПИА” хроматографы газ тирәлекләрен тикшерү: туенган, туенмаган ароматик углеводородларны, спиртларны, сероводородны, меркаптаннарны, неорганик газларны (азот, кислород, водород, углерод оксиды һәм диоксиды һ.б.) ачыклау өчен хезмәт итә. Табигый газ компонентларына стационар җиһазлардагы төсле үк төгәллек белән “урынга барып” экспресс-анализ ясарга мөмкинлек бирә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Чистай шәһәрендә санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылган өмәгә 2,5 меңнән артык кеше чыкты. Акциядә шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, шәһәр һәм район башкарма комитеты, Чистай электр челтәрләре, дәва-профилактика оешмалары, мәдәният тармагы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары чыкты. Өмә барышында парклар, скверлар, урамнар, ишегаллары, ял урыннары чүп-чардан чистартылды, агач-куакларның ботаклары киселде, полигонга
Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләр кыш буе тупланган чүп-чарны чистарту өчен өмәләрне ял көннәрендә генә түгел, эш көннәрендә дә үткәрә. Әйтик, 13 апрель, шимбә көнне предприятие һәм оешма хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне
Алексеевск районы Биләрдә, Спас районы Болгарда һәм Яшел Үзән районы Зөядә һәйкәлләр, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары территорияләрен чистарту буенча “Тарихи ватаныбызны саклыйк” дип аталган акция үткәрелде.
Яшел Үзән районы Осиново авылының В.В.Карпов исемендәге лицее да читтә калмады. Министрлыкның Экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың әйтүенчә, аның күп кенә укучылары “Яшел планета” бөтенроссия балалар экологик хәрәкәте активисты булып тора. Лицей Татарстан
Чистайның 1нче “Күңелле карусель” балалар бакчасында Экологик белемнәр көне үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре нәниләргә һава, су, тереклек ияләре кебек табигый байлыкларны саклау турында сөйләде, “Табигать турында ниләр беләсез?” дигән викторина үткәрде. Балалар
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре үз идарәләре янындагы территорияне җыештыру өмәсе үткәрде һәм берничә сәгать эчендә 30 капчык чүп-чар җыеп озатты. Экологлар үзләренең өмәгә чыгуы бүтәннәргә дә үрнәк булыр дип саный.
Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең