“Дөньяны игелеклерәк итик” шигаре астында, Экологик белемнәр көне һәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” кысаларында, Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары һәм Халыкара Россия туризм академиясе укучылары һәм укытучылары Казанның 4нче интернат-мәктәбе территориясен җыештырды. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың тәбрик сүзе белән башланды. Аның әйтүенчә, мондый чараны Министрлык ел саен үткәрә. Бу көндә мәгариф оешмаларында, экологик белемнәр иңдерү, җәмәгатьчелекне экологик куркынычсызлык өлкәсендәге эшләрнең һәм әйләнә-тирәлекнең торышы белән таныштыру максатыннан, экологик дәресләре, хезмәт десантлары, класс сәгатьләре үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте