ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада меңнәрчә кеше “Пычратмаган җирдә чиста” шигаре астында, санитар-экологик икеайлык кысаларында узган өмәгә чыгып, паркларны, скверларны, урамнарны, ишегалларын, ял урыннарын чистартты, агач-куак ботаклары кисте. Якын арада исә “Түбән Кама-нефтехим” хезмәткәрләре Химиклар проспектын җыештырырга чыгачак. Ә 27-28 апрельдә язгы генераль җыештыруның икенче этабы үткәрелә – бордюрлар һәм агач кәүсәләре агартылачак, тагын

Юдино микрорайонында законсыз ком чыгару факты, РФ ҖК 158 ст. 4 ө. (аеруча зур күләмдә урлашу) күздә тоткан җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачылды. Зыянның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре билгеләгән күләме 2.5 миллион сумнан артык.

Түбән Камада яшәүчеләр катыргы, кәгазь, пластик шешәләрне һәм полиэтиленны түләүле рәвештә икенчел эшкәртүгә тапшыра алачак: 23 апрель көнне шәһәрдә “Калдык­ларны – табышка” акциясе үткәрелә. Оештырулары – Балаларның экология-биология үзә­ге һәм МОБЭКО компаниясе.

Экологик белемнәр көне кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә, берничә табигать саклау чарасы һәм акциясе үткәреләчәк. Казан элемтә техникумы студентлары иртәгә 4нче интернат-мәктәп территориясен җыештыра (Таң ур., 11), Казан елга техникумы студентлары Казансу яр буен чүп-чардан чистарта, Казан инновация университеты студентлары яңа өйләнешүчеләр паркында өмә оештыра, ә 135 мәктәп укучылары КДЭУның энергия саклау техноло­гияләре үзәгенә бара.

Казанның үзәк урамнарының берсе булган Вишневскийда бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм шәһәр мэриясе ярдәмендә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, күмәк җыештыру оештырылды. Өмәгә предприятиеләр, юл службалары, студентлар һәм мәктәп балалары чыкты. Аерым алганда, Казан Энергетика колледжының 1-2 курс студентлары актив катнашты. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Светлана Фугинаның әйтүенчә, колледждан барлыгы 50 укытучы һәм укучы чыккан. “Колледж Экология министрлыгы белән күптәннән хезмәттәшлек итә, – ди ул, – без мондый уртак акцияләрдә

Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашу­чылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Insta­gramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.

Ишегалдын, паркны, скверны, районны, шәһәрне, республиканы генераль җыештыруда катнаш та – шул хэштег белән үз фотоңны, гаиләңнең я дусларыңның фотосын сал. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз – iPad Air. Ул Казанда 2016 елның 23 апрелендә

Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар эколо­гия-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Йөздән артык студент, экологик хәрәкәт активисты бүген “Казан яшьләре” җәмәгать оешмасы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган өмәдә катнашып, “Локомотив” пляжын җыештырды. Бер сәгать эчендә 50 капчык чүп-чар җыелды, шуның 20 капчыгы пластик шешәләр иде – алар икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.

Өмәдә экология министры Фәрит Габделганиев һәм Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов та катнашты.

“Экологик акцияләрдә катнашу халыкның хезмәт һәм экология традицияләрен яңартырга, яшьләргә чисталык өчен социаль җаваплылык тәрбиясе бирергә, граждан­нарны, оешмаларны һәм дәүләт хакимияте

Россия җәза үтү системасының Татарстан идарәсенә караган 19нчы төзәтү колониясе дә санитар-экологик икеайлыкка кушылды – анда чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Колония башлыгы вазифаларын башкаручы Ромео Нурулловның әйтүенчә, территория бу оешмада көн саен җыештырыла


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International