Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуны Татарстан Президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов оештырып үткәрде. Республикада Су саклау зоналары елы үткәрү, сулыкларга якын территорияләрдә бизнес алып бару перспективалары, чистарту корылмалары төзү һәм эшләтү, экологик транспорт һәм атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү кебек күп кенә мәсьәләләр каралды.
Министр Фәрит Габделганиев, мотор газы базарын үстерүгә кагылып: “Республикада пассажирлар йөртүдә, торак-коммуналь хуҗалыкта, авыл хуҗалыгында, төзелештә кулланыла торган автотранспортның бер өлеше компримацияләнгән табигый газ куллануга күчерелә. Бу торак җирләрдәге экологик хәлне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Эре шәһәрләрдә һәм индустриаль төбәкләрдә атмосфера һавасының бензинлы һәм дизельле автотранспорттан пычрануы 70-80%ын тәшкил итә. Шуңа күрә, мотор газына күчү әйләнә-тирәлекнең торышына һәм халык саулыгына уңай тәэсир итәчәк. Республиканың транспорт предприятиеләре компримацияләнгән ягулыкка эшли торган 800 техника берәмлеге сатып алды да инде. Ә “Татарстанда табигый газ сыеклау комплексы һәм криоген автоягулык станцияләре челтәре төзү” проекты кысаларында 15 мең автотранспорт чарасын мотор газына күчерү, шулай ук 60 АГНКС һәм автоягулык станцияләрендә 150 кысылган табигый газ салу блогы төзү күздә тотыла,” – дип белдерде.
Кече һәм урта эшмәкәрләрдән хисаплар алу мәсьәләсе дә читтә калмады. “Хисаплар эшмәкәрләрдә нинди калдыкларны нинди күләмнәрдә барлыкка килүен, ул калдыкларның төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсус оешмаларга тапшырылуын ачык белү өчен кирәк, – диде Фәрит Габделганиев, – бу исә калдыкларның әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын, барлыкка килә торган калдыклар күләмен киметергә, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Хисап бирүнең срогы 1 мартта чыкты, шуңа кадәр өлгермәүчеләр инде бозучылар категориясенә керә. Шуңа да карамастан, хисап биреп өлгерү форсаты әле дә бетмәгән.”
Берничә сорау һәм тәкъдим республикада мәктәп балаларының экологик белемнәрен күтәрүгә һәм халыкка калдыкларны аерым җыю культурасы иңдерүгә юнәлтелгән уртак экологик проектларга кагылышлы булды.
Эшмәкәрләр шулай ук Россиядә Экология елы үткәрүдә үз ярдәмнәрен тәкъдим итте. Ә бер эшмәкәр бүген үк инде шәһәрне яшелләндерү өчен куаклар һәм чәчәкләр үстерү эшенә кушылырга әзер булуын белдерде.
Экология мәсьәләләренең мөһимлеген һәм эшмәкәрләрнең зур кызыксынуын исәпкә алып, экология министры Фәрит Габделганиев министрлыкта Ачык ишекләр көне үткәрү турында карар кабул итте. Алдан-ала вакыты май уртасына билгеләнде.
Министрлыкның матбугат хезмәте