600ләп кеше «Казан» халыкара аэропортын җыештырырга чыкты

2016 елның 15 апреле, җомга

Татарстанның һава капкасы булган “Казан” халыкара аэропортын җыештырырга бу юлы анда эшләүчеләрнең яртысы чыкты. Өмәләр монда еш үткәрелә – хезмәткәрләр һәр атнакичтә үзләренә караган территорияләрне төзекләндерергә чыгалар (бик зур аэропорт зонасы 42 кишәрлеккә бүленгән, һәр службага бер кишәрлек беркетелгән). Гадәт буенча, 1 апрельдән “Чиста атнакич” акциясе башлана, аны беренче карга кадәр үткәрәләр. Аэро­портның чисталыгы өчен аның тармаклары гына түгел, монда эшләүче читке оешмалар да җаваплы. Бу юлы территорияләр җыештырылса, киләсе өмәдә бордюрларны буяу күздә тотыла.

“Казан” халыкара аэропортының пресс-секретаре Гадел Гатауллинның әйтүенчә, аэро­порт җитәкчелеге әйләнә-тирәлекне тиешле хәлдә тотарга кирәклекне, шуңа бәйле бөтен җаваплылыкны яхшы аңлый һәм чисталыкны тәэмин итү өчен мөмкин булганның бары­сын да эшли. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә эко­логик күзәтчелек башкарыла. Республикада игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында һава портының барлык служба һәм тармаклары, көннең нинди булуына карамастан, өмәләргә чыкмый калмыйлар. Бу өмәләр, чисталыктан тыш, команда рухын югары тотарга да булыша.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International