Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы җитәкчеләре һәм 1нче курс студентлары өчен “Ачык ишекләр көне” – индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләре буйлап экскурсия үткәрде, аларны табигый һәм юынты сулардан, туфрактан, һавадан, индустриаль ташландыклардан пробалар алу һәм анализлау, физик-химик анализ алымнары, биологик тест һәм гидробиологик тикшерү алымнары белән таныштырды, шулай ук студентларның хакимият органнарының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшләре турындагы сорауларына җавап бирде.
Чараны Экологик министрлыгы хезмәткәрләре даими рәвештә, яшь буында экологик карашлар формалаштыру һәм студентларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрә.
Министрлыкның матбугат хезмәте