Йорт һәм ремонт өчен товарлар сата торган “Максидом” гипермаркеты территория-сендә балалар өчен уен-көлкеле, җырлы-биюле чара үткәрелде – “Сыерчыклар кайтты” экологик агарту акциясенә йомгак ясалды. Анда балалар һәм ата-аналар өчен сыерчык ояларын бизәкләү, фехтование, футболкаларга рәсем төшерү, “скрапбукинг” технологиясе белән открыткалар ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, аниматорлар һәм популяр мультфильмнар персонажлары катнашында интерактив программа, сабын куыклары тама¬шасы күрсәтелде, аквагрим мәйданчыгы, кызыклы зоопарк эшләп торды, “Иволга” бала¬лар музыкаль коллективы, Дарья Шарованың биюләр һәм пластика студиясе, “Эспанденс” бию студиясе, “Максимус” фитнес үзәгенең бию төркеме чыгыш ясады. Иң яхшы сыер¬чык оялары авторларына призлар һәм дипломнар бирелде.
Бу чараны “Максидом”, Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, инде биш ел рәттән үткәреп килә. Быел жюри хөкеменә 300дән артык җимлек һәм сыерчык оясы тәкъдим ителгән иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте