Бүген Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтелә. Экологик бәйрәмнең төп максаты – кыргый флора һәм фаунаның күптөрлелеге һәм матурлыгы турында, шулай ук аларга сакчыл мөнәсәбәт һәм браконьерлыкка каршы көрәшне көчәйтүнең зарурлыгы турында искә төшерү.
“Табигать белән бердәмлек күп булганда, кешенең тормышы әйбәт була!” – шундый девиз астында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Каманың 10нчы урта мәктәбе укучылары өчен экологик дәрес үткәрделәр. Экологлар экологик куркынычсызлык, биологик күптөрлелекне саклау һәм өйрәнү, экологик-натуралистик һәм табигать саклау мероприятиеләрен координацияләү темаларын күтәрделәр, шулай ук Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында уздырыла торган акцияләр турында сөйләделәр
“Табигать китабы кеше өчен чиксез белем чыганагы ул. Вольтер”,- экологик дәресне Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин бөек француз философы – XVIII гасыр мәгърифәтчесе сүзләреннән башлады. ЭКОдәрес Балтач гимназиясендә узды. Мероприятиедә район башлыгы Рамил Нутфуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашты. “Кеше
“Әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә уңышның ачкычы – гамәлләрнең бердәмлегендә, дөньяга карашларның бердәмлегендә. Әйләнә-тирә мохиткә дөрес мөнәсәбәт, табигый байлыкларны саклау, барлык тере нәрсәнең кадерен белү”, - шундый сүзләр бүген Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев авызыннан яңгырады. Алабугада ул 6нчы урта мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде
Туган төбәкнең табигать һәм урман байлыкларын ничек сакларга? Республиканың күпме территориясен урман катламы били? Бүген Нурлатның М.Е.Сергеев исемендәге гимназиясендә узган экологик дәрестә урманчылар әлеге һәм башка сорауларга җавап бирделәр. Мероприятиедә Татарстан Республикасының урман
Бүген Лаеш районы Кече Елга авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик дәрес узды. Дәресне Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үткәрде. Мероприятие республикада Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Балалар экодәрескә ныклап әзерләнгән: кунакларга
Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларының пычрануы, чүплекләр барлыкка килү – бүген Чирмешәннең 2нче мәктәбе укучылары ЭКОдәрес кысаларында әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Мероприятиене уку йортының педагоглары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Гәрәев, Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә үткәрделәр.
Экологлар һәм медиклар бүген Бөгелмә шәһәренең 2нче лицее укучылары өчен дәрес үткәрделәр. Фикер алышу өчен төп тема экология һәм сәламәтлек бәйләнеше мәсьәләләре булды. Әйләнә-тирә мохит торышының кеше организмына йогынтысы турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Бөгелмә районы үзәк хастаханәсенең баш врачы Владимир Гуров сөйләделәр.
Бүген Казан Олимпия резервы училищесы студентлары өчен экологик дәрес булды. Занятиене Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, экс- ватерполист Ирек Зиннуров уздырды. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узучы чара яшь спортчыларда ихлас кызыксыну уятты. Тематик видеосюжетлар һәм презентация карап, балалар экологик сорауларга җавап бирде. “Табигать кешенең рухи көчләре чыганагы сыман. Табигый шартларда укучының белем һәм күнекмәләрен генә түгел, ә ихтыярый сыйфатларын да, әйләнә-тирә мохиткә карата теге яки бу гамәлне сайлаганда җаваплы карар кабул итә алу сәләтен дә үстерә торган укыту ситуацияләре булдыру җиңелрәк, - диде Ирек Зиннуров. - Экология, сәламәтлек һәм спорт – безнең тормыш эшчәнлегебез өлкәсенең үзара бәйләнгән өч тармагы. Уртак көчләр белән берләшеп, без балаларыбызның
Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында, аның байлыкларын һәм матурлыгын саклау өчен җаваплылык турында бүген Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кукмараның 3нче мәктәбе укучыларына сөйләде. Мероприятиедә район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. “Экологик белем бирү кешенең