“Табигать китабы кеше өчен чиксез белем чыганагы ул. Вольтер”,- экологик дәресне Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин бөек француз философы – XVIII гасыр мәгърифәтчесе сүзләреннән башлады. ЭКОдәрес Балтач гимназиясендә узды. Мероприятиедә район башлыгы Рамил Нутфуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашты. “Кеше өчен табигать нәрсәгә әйләнәчәк, аңа мөнәсәбәт нинди булачак – бу күпчелек очракта шәхеснең гомуми әхлакый позициясенә бәйле. Шуңа күрә әхлакый-экологик тәрбия шәхеснең табигатькә карата мөнәсәбәтендә актив үзаң, актив тормыш позициясе формалаштыруны күздә тота”,- диде экологлар. Кунаклар танып-белү дәресе үткәрделәр, респбликада гамәлгә ашырыла торган табигать саклау мероприятиеләре турында сөйләделәр. Укучылар үз чиратында, экология темасына төрле чараларда, конкурсларда, конференцияләрдә ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 1нче мартта экологик дәресләргә старт бирелде, алар Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елын үткәрүгә багышлана. Якындагы көннәрдә алар Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә узачак. Мероприятиеләр экологик белемнәрне пропагандалау һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, дөньяга экологик карашлар формалаштыру, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм мәгърифәт системасын үстерү максатында үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте