Интеллектуаль экологик уен. Чирмешәннең 2нче мәктәбе укучылары әйләнә-тирә дөнья буенча үз белемнәрен күрсәтте.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларының пычрануы, чүплекләр барлыкка килү – бүген Чирмешәннең 2нче мәктәбе укучылары ЭКОдәрес кысаларында әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Мероприятиене уку йортының педагоглары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Гәрәев, Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә үткәрделәр.

Экологик белем бирү чарасы әйләнә-тирә мохитнең пычрануы темасына багышланган иде һәм уен формасында узды. Мәктәп укучылары ике командага бүленде һәм интеллектуаль уенда көч сынашты. Мероприятие барышында укучылар экология өлкәсендә тирән белемнәрен күрсәтте, моны Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары билгеләде. “Укучылар интеллектуаль уенда үзләренең белемгә омтылучанлыгын һәм экологик проблемалар белән кызыксынуларын күрсәтте. Алар әйләнә-тирә мохитнең пычрануына кешенең ваемсыз мөнәсәбәте масштаблы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен аңлыйлар. Шунысы мөһим: алар ничек итеп моны булдырмыйча калырга икәнен беләләр”, – дип билгеләде экологлар.

Әйләнә-тирә мохит турында белемнәрнең югары дәрәҗәдә булуына мәктәптә экологик юнәлешнең үсеше этәргеч биргән. Укучылар ел саен мәктәптә һәм районда табигать саклау мероприятиеләрендә - экологик конференцияләрдә, акция, конкурсларда, өмәләрдә, агачлар утыртуда катнашалар. “Табигать – ул безнең әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә: чәчәкләр, агачлар, сулыклар һәм урманнар. Без табигатьне яратырга, әрәм итмәскә һәм сакларга тиеш”, - дип сөйләде укучылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International