“Экологик әкиятләр балаларда табигатькә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерәләр”. Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лаеш районы укучылары өчен ЭКОдәрес үткәрде.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районы Кече Елга авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик дәрес узды. Дәресне Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үткәрде. Мероприятие республикада Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Балалар экодәрескә ныклап әзерләнгән: кунакларга табигатькә илтифатсыз мөнәсәбәтнең нәрсәгә китерергә мөмкинлеге турында спектакль – әле кеше аяк басмаган ерак төньякка  качучы Шүрәле һәм Су анасы турында әкият күрсәттеләр. Бәхеткә, кешеләр акылга килә һәм әкият геройлары яши торган территорияне тәртипкә китерә, киләчәктә аны пычратмаска сүз бирәләр.  “Әкият матурлыктан аерылгысыз... Әкият ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, ә йөрәге белән таный. Һәм танып кына калмый, ә әйләнә-тирә мохиттәге вакыйга һәм күренешләргә катнаша, игелек һәм явызлыкка үз мөнәсәбәтен белдерә. Экологик әкиятләр балаларда табигатькә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерәләр”, - диде мәдәният министры. Ул балаларның иҗади өй эшен “бик яхшы” дип бәяләде һәм аларны тормышта да табигатьне сакларга өндәде. Аның сүзләренчә, Татарстанда 36 меңнән артык су объекты бар, гаять зур мәйданнарны урманнар били. Министр бу байлыкларны сакларга кирәк дип белдерде һәм үзенең балаларның бу миссияне уңышлы башкарачагына ышануын әйтте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International