Урманчылар бүген Нурлат укучылары белән туган төбәкнең табигать һәм урман байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт турында әңгәмә үткәрделәр.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Туган төбәкнең табигать һәм урман байлыкларын ничек сакларга? Республиканың күпме территориясен урман катламы били? Бүген Нурлатның М.Е.Сергеев исемендәге гимназиясендә узган экологик дәрестә урманчылар әлеге һәм башка сорауларга җавап бирделәр. Мероприятиедә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, район башлыгы Равил Кузюров, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Линар Маняпов катнашты. Дәрестә, янгын куркынычлы сезон якынлашу уңаеннан, табигый байлыкларны саклау турында фильм күрсәтелде. Шулай ук экологик юнәлешле конкурслар үткәрелде.

 Экологик дәресләр үсеп килүче буында экологик белемнәр таратуга, табигать һәм урман ресурсларына һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, дөньяга экологик караш формалаштыруга, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерүгә юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International