Фәрит Габделганиев: “Безнең максат – дөньяга яңа экологик караш формалаштыру”. Алабуга укучылары өчен бүген Татарстанның баш экологы дәрес үткәрде.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

“Әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә уңышның ачкычы – гамәлләрнең бердәмлегендә, дөньяга карашларның бердәмлегендә. Әйләнә-тирә мохиткә дөрес мөнәсәбәт, табигый байлыкларны саклау, барлык тере нәрсәнең кадерен белү”, - шундый сүзләр бүген Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев авызыннан яңгырады. Алабугада ул 6нчы урта мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде. “Экология дәресе”ндә - башлангыч сыйныфлар да, өлкән сыйныф укучылары да. Шуңа күрә занятие интерактив формада үтте. Министр Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит мониторингы ничек үткәрелүе турында, табигать саклау законнарын бозуга юл куймау өчен экологлар тарафыннан нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Табигать сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ, аңа каршы булган теләсә нинди гамәл  тыела дип ассызыклады  Фәрит Габделганиев. “Безнең республика табигатенең байлыгы һәм күптөрлелеге белән аерыла. Европаның иң зур елгалары – Идел һәм Чулман – нәкъ биредә очраша. Елгалар челтәренең куелыгы буенча республика Идел буенда беренче урында тора. Татарстанда өч меңнән артык елга һәм инеш бар, Идел һәм Чулманнан тыш Нокрәт һәм Агыйдел аерылып тора. Алар аркасында республиканы кайвакытта дүрт елга иле дип тә атыйлар. Татарстан Республикасы территориясендә 200 чамасы табигый чыгышлы истәлекле урын бар: тыюлыклар, аеруча саклана торган табигать территорияләре, табигать һәйкәлләре, заказниклар, алар беренчел табигатьне сакларга булышалар, Кызыл китапка кертелгән дистәләгән кош һәм хайванның яшәү урыны булып торалар”, - дип сөйләде экология министры.

Укучылар бурычлы булып калмады. Экология министрлыгы башлыгына үз дәресләрен бирделәр – иске газета һәм журналларны икенчел файдаланырга өйрәттеләр. Алабуганың 6нчы мәктәбендә чүптән ничек итеп файдалы әйбер, мәсәлән, китап яки блокнот өчен кыстыргыч ясарга икәнен беләләр.

Дәрес беткәч, министр Фәрит Габделганиев тәэсирләре белән уртаклашты: “Бүген Татарстанны, чынлап та, “яшел дулкын каплады”. Татарстанның һәр мәктәбендә диярлек республикада үтә торган Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Экология дәресләре” узды. Миңа колегаларымнан, алар табигать саклау ведомстволарыннан гына түгел, сокланулы комментарийлар ишетү күңелле. Экологик мероприятиеләрне бүген Республиканың Президент Аппараты вәкилләре, Дәүләт Советы депутаталары, Татарстанның күп кенә министрлык һәм ведомстволары, республика башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләре дә үткәрде. Безнең табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү эшендә берләшүебез күңелле. Безнең максат - дөньяга яңа экологик караш формалаштыру, чөнки үсеп килүче буынны тәрбияләү – һәрвакыт өстенлекле юнәлеш”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International