Туган якның табигый байлыкларын саклау кагыйдәләре турында Кукмара укучылары бүген ЭКОдәрестә белде.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында, аның байлыкларын һәм матурлыгын саклау өчен җаваплылык турында бүген Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кукмараның 3нче мәктәбе укучыларына сөйләде. Мероприятиедә район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. “Экологик белем бирү кешенең бөтен тормышын биләп ала торган тулы система булырга тиеш. Ул шулай ук дөньяга табигать белән бердәмлек турында күзаллауларга нигезләнгән карашлар формалаштыруны максат итеп куя”, - диде ул. Дәрес интерактив уен формасында узды. Мондый форма укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру мөмкинлеге бирә, туган як, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне тирәнәйтә, уңай әхлакый кыйммәтләр формалаштыра. “Экологик белем бирү кече яшьтән үк башланырга тиеш. Балалар игелеккә аеруча сизгер, кызыксынучан.  Нәкъ менә шушы чорда әхлакый нигез салырга, гүзәллек хисен, табигать матурлыгын күрә белү сәләтен үстерергә кирәк. Бу яшьтә бала янында акыллы, белемле, аның экологик культурасын үстерә белерлек остаз булу бик мөһим. Шуңа күрә без мондый экологик дәресләрне, акцияләр, занятиеләрне даими үткәрәбез”, - диде экологлар.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә экологик дәресләр Татарстанның барлык мәктәп һәм гимназияләрендә узачак.  Аларның максаты – республиканың үсеп килүче буынында экологик белемнәр тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International