“Яшәүнең уңайлы мохите һәм сәламәтлек – ике аерылгысыз төшенчә”. Бөгелмә укучыларына экологик дәресне бүген медиклар үткәрде.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Экологлар һәм медиклар бүген Бөгелмә шәһәренең 2нче лицее укучылары өчен дәрес үткәрделәр. Фикер алышу өчен төп тема экология һәм сәламәтлек бәйләнеше мәсьәләләре булды. Әйләнә-тирә мохит торышының кеше организмына йогынтысы турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Бөгелмә районы үзәк хастаханәсенең баш врачы Владимир Гуров сөйләделәр.

“Кеше күп нәрсәдән башка яши ала. Әмма аңа чиста һава, эчәр су һәм азык-төлек кирәк. Табигатькә гамьсез мөнәсәбәттә булсаң, һавага һәм су чыганакларына күп куркыныч матдәләр эләгергә мөмкин, ә күпмедер вакыттан соң алар кеше организмына керәләр. Шуңа күрә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт – сәламәтлеккә юл ул”, - дип аңлатты лицеистларга Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре. Татарстанда әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм даими мониторинг һәм контроль алымнары турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары сөйләде. “Экологлар әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә ышанычлы юлда. Иң эре сәнәгать предприятиеләре заманча экологик таләпләргә туры китереп эшли”, - диде экологлар.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International