Экология, сәламәтлек һәм спорт – безнең тормыш эшчәнлегебез өлкәсенең үзара бәйләнгән өч тармагы. Булачак олимпия чемпионнары өчен бүген ЭКОдәрес үткәрделәр.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Олимпия резервы училищесы студентлары өчен экологик дәрес булды. Занятиене Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, экс- ватерполист Ирек Зиннуров уздырды.  Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узучы чара яшь спортчыларда ихлас кызыксыну уятты. Тематик видеосюжетлар һәм презентация карап, балалар экологик сорауларга җавап бирде. “Табигать кешенең рухи көчләре чыганагы сыман. Табигый шартларда укучының белем һәм күнекмәләрен генә түгел, ә ихтыярый сыйфатларын да, әйләнә-тирә мохиткә карата теге яки бу гамәлне сайлаганда җаваплы карар кабул итә алу сәләтен дә үстерә торган укыту ситуацияләре булдыру җиңелрәк, - диде Ирек Зиннуров. - Экология, сәламәтлек һәм спорт – безнең тормыш эшчәнлегебез өлкәсенең үзара бәйләнгән өч тармагы. Уртак көчләр белән берләшеп, без балаларыбызның сәламәт һәм экологияле киләчәген тәэмин итәбез. Шуң күрә мондый дәресләрнең әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Яшьләр – безнең киләчәк, һәм иртәгесе көнебезнең никадәр гармонияле һәм табигатькә ярашлы булачагы аларның экологик үзаңына бәйле!”

ЭКОдәресләр бөтен республика буйлап уза. Лекторлар булып федераль һәм республика башкарма хакимияте органнарының табигать саклау ведомстволары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Дәүләт Советы депутатлары, Ростабигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре, республика югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары чыгыш ясый. Дәресләр үсеп килүче буында экологик белемнәр таратуга, табигать ресурсларына һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, дөньяга экологик караш формалаштыруга, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерүгә юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International