ТР экология министры Әстерханда эш сәфәре белән

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Әстерханда Түбән Идел бассейны округы Бассейн советының 19 нчы утырышы булды. Эшлекле очрашу кысаларында Россия Федерациясе субъектларында язгы ташуны уздырып җибәрү, Россия Федерациясендә уздырыла торган Волонтерлык елы кысаларында гамәлгә ашырылучы чаралар турында, 2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына Россия су ресурсларының Россия Федерациясе субъектларындагы бюджет проектларын яклау турында мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков республика Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде.  Су объектларын экологик тернәкләндерү һәм халыкны суның тискәре йогынтысыннан яклау буенча чаралар уздыргандагы уртак эш өчен Түбән Идел идарәсе адресына рәхмәт белдереп, министр яңа су саклау проектларын финанслау зарурлыгы турында ассызыклады. Билгеләп узарга кирәк, 2019-2021 елларга республикадан яр ныгыту буенча 3 объект, гидротехника корылмаларын капиталь ремонтлау буенча 19 объект белдерелгән, дүрт елганы чистарту һәм 11 су объектында су саклау зоналарын һәм яр буе саклык полосаларын билгеләү, 285 мәгълүмат тамгаларын урнаштыру билгеләнгән.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International