Бүген Бөтендөнья пингвиннар көне билгеләп үтелә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә Бөтендөнья пингвиннар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм пингвинсыманнар гаиләсен саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатында булдырылган. Ел саен уздырыла торган экология бәйрәме кешеләрне планетадагы төрле-төрле хайваннарны саклау кирәклеге турында истә тотарга чакыра.

Әлеге бәйрәмне билгеләп узу датасы пингвиннарның парлашу һәм күкәй салу максатында материкка миграцияләгән чорына туры килә. 2013 елда, Бөтендөнья пингвиннар көне уңаеннан, Россиядә Антарктик альянс халыкара экологик оешмасының вәкиллеге ачылды, ул Антарктиданың һәм Көньяк океанның биологик күптөрлелеген, шул исәптән диңгез тыюлыклары булдыру юлы белән, саклауны үзенең максатлары итеп билгели. 

Пингвиннар – очмый торган диңгез кошлары. Алар яхшы йөзә һәм суга чума. Гаиләдә пингвиннарның хәзерге 18 төре исәпләнә. Аларның иң зурысы – патша пингвин, аның озынлыгы 120 см җитәргә, ә авырлыгы 40 кг артып китәргә мөмкин. Төрнең иң вак вәкиле – кече пингвин, ул өлкән кешенең тез буеннан артмый, ә авырлыгы 2,5 кг күп түгел.

Ак аюны атаган кебек, пингвинны да Төньяк полюсның табигать символы итеп атыйлар, аны Антарктида символы буларак та атарга мөмкин. Бүген фән вәкилләренең, халыкара оешмаларның игътибарын пингвиннар тормышына җәлеп итү буенча теләсә нинди иҗтимагый инициативалар экологлар һәм табигать саклау оешмалары тарафыннан булдыра алганча хуплану таба.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International