Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен өйрәнү семинары узды. Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә – экологик проектны тормышка ашыру өчен ничек грант алырга? Экспертлар республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен конкурста катнашу буенча узарга кирәкле этаплар турында тулырак итеп сөйләде. Спикерлар ролендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Татьяна Леонтьева, Грантлар Капитаны социаль проектлар җитәкчесе Егор Рәфыйков һәм экомәгърифәт бүлеге башлыгы Юлия Шиһапова чыгыш ясады.
Билгеләп үтәргә кирәк, узган елгы конкурс йомгаклары буенча 5 СЮКО җиңүче булды, аларның проектлары республикада уңышлы гына тормышка ашырыла. Әйтик, мисал өчен, Татарстанның Рус география җәмгыяте быел, Мишә елгасы буйлап яр ныгыту эшләрен уздыру максатында, "ЭКОэретмә-2018" проектын башлап җибәрәчәк.
Оештыручылар билгеләп узганча: "Коммерциясез оешмалар арасында уздырылган конкурс туган төбәкнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иҗтимагый файдалы проектларны тормышка ашырырга булыша". Грант өчен көрәш җәй көне булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте