Мамадышның үз чистарту корылмалары эшли башлады. Биологик чистарту корылмаларын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү чарасында ТР Газлаштыру, энергияне сак куллану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Республика программасы кысаларында төзелгән чистарту корылмалары шәһәрдә чистартуның заманча технологияләрен гамәлгә кертергә һәм чистартылмаган агынтыларның Нократ елгасына эләгүен чикләргә мөмкин иткән.
Агынтылар, БЧК эләгеп, берничә чистарту этабы аша уза. Махсус бактерияләр куллану нәтиҗәсендә 98 процент дәрәҗәсендә чистартылган су алына. Төзелгән корылмаларның җитештерүчәнлеге 2400 кубометр тәшкил итә.
2018 елда яңартылган чистарту корылмалары Бөреледә, Яңа Чишмәдә, Балык Бистәсендә, Буада һәм Карабашта да эшли башлаячак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте