Буа районында территорияләрне җыештыру чарасында 800дән артык кеше катнашты. Муниципаль берәмлекләрнең хезмәткәрләре, мәктәпләрдә укучылар һәм шәһәр халкы ишегалды һәм йорт яны территорияләрен чистартты, юл буйларыннан чүп-чар җыйды, агачларны агартты. Өмәдә катнашучылар билгеләп узганча: "Санитар-экологик икеайлык – ул бергәләшеп, уртак тырышлык белән әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертү, шәһәрләрнең территорияләрен кыска вакыт эчендә тиешле экологик халәткә китерү мөмкинлеге". Җыештыру эшләре барышында Буа халкы 6 мең кубометрдан артык чүп-чар җыйды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте