Безнең планета – безнең йортыбыз! Казан мәктәбендә укучы кыз бала калдыкларны куркынычсыз утильләштерүгә чакыра

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең 169 номерлы мәктәбенең 4 сыйныфында укучы Алисә Бортякова ике атна эчендә 15 килограмм батарейка җыйган. Татарстан башкаласында яраксызланган батарейкаларны кая тапшырырга мөмкин булуы хакында укучы кыз үзе белгән. Киләчәк экологиясе турындагы телетапшыруга кызыгып, Алисә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары арасында аларның чүпне аралап җыюга әзер булу-булмавына карата сораштыру уздырган. Тикшеренүнең икенче өлешен Казандагы куркынычлы калдыклар темасына багышлаган һәм укытучы Лилия Хәсәнова белән гражданнар өчен үтемле урыннар картасын төзегән. "Планетада тупланган чүп-чар анда яшәүче һәр тереклек иясенең тормышын катлауландыра, чөнки пычратуның төп чыганагы булып кеше үзе тора, шуңа күрә дә чүпне эшкәртү проблемасын да аның үзенә хәл итәргә кирәк. Сортларга аеру – куркынычсыз эшкәртүнең беренче имин этабы, иң беренче нәүбәттә иң куркыныч калдыкларны җыештырырга кирәк", – дип йомгак ясады кыз бала. Укучылар арасында инициатива күрсәтеп, ярышлар уздырмыйча һәм призлар тапшырмыйча, 2 атна эчендә 15 килограмм батарейка җыелган. Ә мәктәп укучысы уздырган тикшерү республиканың II "Яшь тикшеренүче-2018" тикшеренү эшләре һәм проектлары конкурсында призлы урынга лаек булган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International