"Экология һәм без". Чүпрәле районында мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Атмосферага, су объектларына, әйләнә-тирә мохиткә, кешенең сәламәтлегенә антропоген йогынты дәрәҗәсен билгеләделәр һәм ул гына да түгел. Чүпрәле районында тикшеренү эшләре буенча "Экология һәм без" дигән II фәнни-гамәли конференция узды. 22 мәктәп укучысы төрле-төрле юнәлешләр буенча проектлар тәкъдим итте: "Хайваннар экологиясе", "Кеше экологиясе", "Су һәм су киңлекләре экологиясе". Жюри әгъзаларына "Табигатьне саклыйк!" темасына ясалган иң яхшы плакатларны һәм рәсемнәрне дә сайларга туры килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре шулай ук мәктәп укучыларының активлыгын бәяләргә ярдәм итте. "Туган төбәктәге флораның һәм фаунаның биотөрлелеген шушы рәвешле өйрәнү мәктәп укучыларының игътибарын экология проблемаларына күбрәк җәлеп итәргә булыша. Ә бу исә, үз чиратында, экологик культура тәрбияләргә ярдәм итә", – дип билгеләде экологлар. Конференция йомгаклары буенча барлык балаларга катнашучы сертификатлары һәм 1, 2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International