3 җиңүче һәм 12 призер. Татарстан укучылары Россиякүләм экология олимпиадасында югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Мәктәп укучыларының Россиякүләм экология олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды. Быел ул Санкт-Петербург шәһәрендә Сәнәгый технологияләр һәм дизайн университеты базасында узды. 200 артык укучы – Россиянең төрле төбәкләреннән 9-11 сыйныфларда белем алучы балалар иң акыллы яшь экологлар исемен яулау өчен көч сынашты. Финал этабында балаларга теория буенча биремнәр үтәргә һәм үзенең шәсхи экологик проектын якларга кирәк иде. Татарстан Республикасы командасы чираттагы мәртәбә экология өлкәсендәге югары теория әзерлеген һәм гамәли күнекмәләргә ия булуын раслады. Нәтиҗә: 15 мәктәп укучысы җиңүче һәм призер. Болар Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарының, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең мәктәп укучылары.

Балаларны һәм аларның җитәкчеләрен лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International