Татарстан белгечләре республиканың иң яхшы метрологы исеме өчен көч сынашачак

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Республикада метрология өлкәсендә кимендә 3 ел дәвамында эшләүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның хезмәткәрләре "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" конкурсында катнашу өчен чакырыла. Конкурс метрологларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетентлылыгын үстерү максатларында уздырыла.

Катнашу өчен предприятиегә "ЦСМ Татарстан" ФБУ адресына 2018 елның 15 маеннан соңга калмыйча, http://test.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган кушымтага туры китереп, метрология хезмәте белгече буенча хат һәм сыйфатлама-анкета теркәп җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә дипломнар биреләчәк, ә аларның фотолары  "ЦСМ Татарстан" ФБУ "Мактау тактасы"на урнаштырылачак.

Документларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 й. (к.219). Барлык сораулар белән дә (843)291-08-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә (Калистратова Алла Сергеевна).

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International