Татарстанның "Яшел планета" төбәк бүлеге активистлары шундый шигарь белән ерак сәяхәткә – "Руский Север" илкүләм паркына юл тотты. Махсус сакланучы территория – "Русский Север" илкүләм паркы Вологодск өлкәсендә 1992 елда барлыкка килә һәм Вологодскидагы күл буеның уникаль табигый комплексларын һәм төбәкнең бай тарихи-мәдәни мирасын саклау өчен хезмәт итә.
Бүген илкүләм паркы русларның себер табигате һәм тарихи объектлары белән танышырга теләгән меңнәрчә туристларның игътибарын җәлеп итә. Болар белән беррәттән, территория даими саклауга һәм экологик сукмакларны төзекләндерүгә мохтаҗ. Шуңа күрә дә Илкүләм парк хезмәткәрләре инде күптәннән волонтерлар белән хезмәттәшлек итә. Ел саен ихтыяри затлар парк өчен төрле юнәлешләрдә әһәмиятле эшләр башкара: рекреация басымы артык булган территорияләрне чүп-чардан чистарта, янгынга каршы листовкалар тарата, янгынга каршы аншлаглар ясый, анкеталар уздыра, яшелләндерә һ.б.
Казаннан сигез волонтерны мәрхәмәтле шөгыль – агачлар утырту эше көтә иде. Оештыру, табигатьтән файдалану һәм фән бүлеге башлыгы Людмила Кузнецова аңлатып узганча, экологик сукмакны төзекләндерү проекты буенча имәнлектән табигый ландшафт булдырырга кирәк булган. Экологлар имән утырту эшенә алынган. Эш дустанә рәвештә башкарылган, һава торышы да әйбәт торган: кояш та артык кыздырмаган, яңгыр да коеп яумаган. Эш арасында экологик мәгърифәт, экотуризм һәм рекреация бүлеге башлыгы Татьяна Пенюгалова кунакларга сәхләбчәләрнең 24 төре үсә торган уникаль территория, Паркның символы булган балыкчы карчыга һәм килгән кунаклар һәм Вологодск өлкәсе мәктәп укучылары өчен уздырыла торган төрле чаралар турында сөйләгән.
Чараның йомгаклау өлешендә Татарстан делегатлары алга таба дуслыкны дәвам иттерү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү билгесе итеп Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исеменнән китаплар һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте