Бүген вертолет белән тикшергәндә Татарстанның экология министры табигать саклау законнары бозылуның 214 очрагын ачыклады

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бүген вертолет белән тикшерү барышында табигать саклау законнары бозылуның 214 очрагы ачыкланды. Чистай, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Тукай, Алабуга, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков уздырды. Ачыкланган фактлар арасында  – калдыкларны законсыз урнаштыру урыннары, су объектларына агынты агызу, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз алу очраклары.

Хәзерге вакытта экологлар тарафыннан, барлык җитешсезлекләрне оператив рәвештә юк итү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатларында, җир кишәрлекләренең милекчеләрен ачыклау эше алып барыла. Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле 27 муниципаль берәмлек территориясе тикшерелде. Ачыкланган бозу очракларының 86 проценты бетерелде.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International