Өрәңге, юкә һәм алмагач агачлары. Җиңү Көне уңаеннан Әлмәттә яшел аллеяга нигез салынды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бөек бәйрәм – Җиңү Көне уңаеннан Әлмәттә 480 данә күләмендә өрәңге һәм юкә үсентесе утыртылды. Яшеллек утырту буенча экология акциясендә Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчеләре, Татарстан Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

Масштаблы табигать саклау акциясе икенче мәртәбә уздырыла. Яз һәм Хезмәт көне бәйрәмендә нефть каласының Яшеллек фонды шулай ук 100 данә алмагач үсентесенә дә баеды. Сугыш ветераннары, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, шәһәрдә яшәүчеләр тарафыннан Гагарин урамында "Җиңү алмагачлары" аллеясына нигез салынды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International