Мамадышта калдыкларны аерым туплау программасы кертелде

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Мамадыш шәһәрендә калдыкларны аерым туплау программасына старт бирүгә багышланган "Яшел урам" экологик акциясе узды. Табигать саклау инициативасына тантаналы старт бирү чарасында ТР ДС Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Экоминистрлыгының Чулман территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова катнашты. Чара кысаларында экохәрәкәт волонтерлары халыкка чүпне аралап җыюның мөһимлеге һәм төп принциплары турында сөйләде, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар һәм макулатура җыю зоналарын оештырды. Катыргы, кәгазь һәм гәҗит өчен алмашка Мамадыш халкына икенчел чималдан әзерләнгән эшләнмәләр бирелде. Акция йомгаклары буенча 1000 кг артык макулатура эшкәртү өчен кабул ителде.

Хәзерге вакытта ПЭТ-савыт, катыргы һәм кәгазь җыю эше Мамадышта яшәүчеләр өчен даими нигездә гамәлдә булачак. Чүпне аралап җыю контейнерлары торак йортларның ишегалларында урнаштырылган, түбәндәге адресларда:

- Галактионов ур., 1, 1а, 7;

- Домолазов ур., 2, 8а, 18;

- Толстой ур.,8.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International