Минзәләнең 1нче балалар бакчасында Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан оештырылган танып белү экодәресләре булды. Өлкән төркем балалары, табигатькә сакчыл караш турында күп нәрсәләр белеп, экологиянең гаҗәеп дөньясына чумдылар.
Региональ дәүләт экология күзәтчелегенә эләгә торган II һәм III категорияле объектларда эшләүче юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Җитештерү буенча экология контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап (ПЭК) бирергә тиеш.
ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан уздырылган күчмә тикшерү кысаларында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә хокук бозулар ачыкланды.
Төньяк идарә инспекторлары әйләнә-тирә мохит турында «Экоквиз» мавыктыргыч викторинасын уздырдылар.
Тукай районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 525 мөрәҗәгать керде, аларның 81%ы хәл ителгән.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Яңа Кәшер мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Экомантыйк кайда?» интерактив уенын уздырдылар. Катнашучыларга төрле темаларга кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавап бирергә кирәк иде: җир климаты, калдыкларны эшкәртү, сәламәт яшәү рәвеше һәм башкалар.
Арча районында Төньяк идарә инспекторлары Яңа Кенәр мәктәбендә һәм Яңа Кенәр балалар бакчасында мавыктыргыч экологик дәресләр үткәрделәр. Мәктәп укучылары өчен Министрлык һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы вәкилләре кыргый табигатькә багышланган викторина үткәрделәр.
Су ресурслары федераль агентлыгы 11 марттан 20 мартка кадәр Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимын раслады.
Ведомстволарыбызның гүзәл яртысы барысын да оста итеп берләштерә: карьера кора, өйдә уңайлыклар тудыра һәм дөньяны яктырак, игелеклерәк һәм гүзәлрәк итә.