ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа районының Күшке авылында туфракның сортлаштырылмаган көнкүреш калдыклары белән (эре габаритлылардан башка) пычрануын ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 870 квадрат метр тәшкил итә. 

Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Җиңү көне алдыннан Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышы геройларына мемориалны кыштан соң тәртипкә китерделәр. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда ведомство хезмәткәрләре Ямбулат авылындагы мемориаль комплексны шефлыкка алганнар. 


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Апрель аенда Югары Арбаш мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Эзләү һәм иҗат аша камиллеккә" XIII Республика экологик-географик фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 

2024 елда Министрлык тарафыннан экологик контрольне гамәлгә ашыру кысаларында «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законның 51 ст. һәм РФ Җир кодексының 13, 42 ст. таләпләрен бозу ачыкланды. Түбән Кама районы территориясендә 318 кв.м мәйданда бетон әйберләр һәм төзелеш кирпече ватыклары рәвешендә чүпләр тупланган.

БМОның Азия һәм Тын океан өчен Икътисадый һәм социаль комиссиясенең (ЭСКАТО) чираттагы сессиясе кысаларында Россия экология җәмгыяте һәм Россия Табигать министрлыгы тарафыннан оештырылган «Алгы край шәһәрләре: климат үзгәреше һәм экология» чарасы узды. Фикер алышуның төп темасы урбанизация мәсьәләләре, экологик проблемалар һәм шәһәрләрнең климат үзгәрешләренә җайлашуы булды.

Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендәге тимер юл полосасын тикшерүгә шулай ук Россия тимер юллары һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча фәнни-җитештерү үзәге хезмәткәрләре җәлеп ителде.


 

Росводресурсыда Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын көйләү турында фикер алыштылар. 


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Төньяк идарә инспекторлары «Арча радиосы» радиостанциясендә «Заман сулышы» («Дыхание времени») радиотапшыруында катнаштылар. Радиотапшыруның әлеге чыгарылышы Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышланган иде. 

Чистай шәһәре территориясен мониторинглау барышында Һ.Такташ урамында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез җыю урыны ачыкланды. Пычранган мәйдан – 4610 квадрат метр, ә җыелган калдыклар күләме – 1844 куб.метр. Калдыклар составына сортлаштырылмаган көнкүреш чүп-чарлары (эре габаритлы калдыкларны да кертеп) һәм төзелеш һәм ремонт эшләре калдыклары керә.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 26 апрелендә санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2025» республика конкурсы кысаларында үзәк республика өмәсе узачак. Аны уздыру урыны итеп Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлык сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International