Кама Тамагы районында карьер җирле бюджет акчалары исәбеннән рекультивацияләнде

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Кама Тамагы районы Яңасала авыл җирлегенең Шәпкә авылы читендәге 45 581 кв. м мәйданлы «кыргый» карьер территориясе уңышлы торгызылды. Татарстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Кама Тамагы районы башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында табигатьне саклау чаралары үткәрелде, шул исәптән экологик керемнәр күләмендә бюджет акчалары исәбеннән карьерны рекультивацияләүне дә кертеп.

Әйтергә кирәк, экологик керемнәрдән файдалану табигатьне саклауга һәм экологик иминлекне яхшыртуга юнәлдерелгән төрле инициативаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әлеге чаралар ярдәмендә табигый территорияләрне торгызу һәм саклау гына түгел, ә экологик агарту, экологик туризмны үстерү һәм халык арасында экологик җаваплылыкны арттыру өчен шартлар да тудырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International