Бүген «Яшел адым» – «Зеленый шаг» халыкара экофестивале старт алды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Бүген Әлмәттә «Нефть югары мәктәбе» университеты кампусы территориясендә «Яшел адым» – «Зеленый шаг» халыкара студентлар экология фестивален ачу тантанасы узды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.  Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 120 студент катнаша.

Бүгенге ачылыш безнең заманның әһәмиятле мәсьәләләре буенча фикер алышуга старт булды: экологик культураны ничек формалаштырырга, әйләнә-тирә мохитне нинди гамәли чишелешләр яхшырта ала һәм XXI гасырда экологик җаваплы кеше булу нәрсә ул?

Пленар сессиядә ТР Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул катнашучыларга Министрлык эше һәм ведомство үткәргән конкурслар турында сөйләде.

Дүрт көн дәвамында студентлар биш төп юнәлештә эшләячәк:

🟢 ЭнергоБум – киләчәк энергиясе турында

🟢 ЭкоВоздух – саф һавага чиста караш

🟢 ЭкоВолна – чишмәдән елгага кадәр суны саклау

🟢 ЭкоФауна – биотөрлелекне саклау

🟢 ЭкоДуша – кешегә экологик якын килү

Исегезгә төшерәбез, «Яшел адым» фестивале «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты тарафыннан ТР Экология министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Чиста булачак» региональ иҗтимагый экология оешмасы белән берлектә оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International