ТР Экология министрлыгы һәм Питрәч районы башкарма комитеты белгечләре Ленино-Күкушкино авылы янындагы ГТС тикшерделәр

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кушуы буенча республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында районнарда авария хәлендәге гидротехник корылмаларга планлы инвентаризация алып барыла. Инвентаризация йомгаклары буенча ГТС ремонтлау эшләрен «Су басулардан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» федераль проектына кертү мәсьәләсе карала, аның кысаларында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итү буенча шактый чаралар гамәлгә ашырылган инде.

ТР Экология министрлыгының Икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсенең дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге белгечләре Питрәч районы башкарма комитеты белән берлектә Ленино-Кокушкино авылы янындагы гидротехник корылманы тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1980 елда төзелгән гидротехник корылмага капиталь ремонт ясарга кирәклеге ачыкланды. ГТС урнашкан буаның күләме 336 мең куб.м. Авария очрагында су басу куркынычы түбән урнашкан район — Питрәч авылы өчен барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Зеленодольск районының Бузай һәм Олы Яке авылларында күрсәтелгән торак пунктлар чикләрендәге буаларда ГТСларны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде инде. Проект Росводресурсының финанславы һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Җир плотиналары, су агызу һәм су җибәрү корылмалары ремонтланды. Эшләр 248 йортны, балалар бакчасын һәм инфраструктура объектларын су басудан сакларга мөмкинлек бирде, 119,1 млн сумлык зыянны булдырмый калды.

ГТС куркынычсызлыгы мәсьәләләре ТР Рәисе контролендә. 2018 елдан 2024 елга кадәр 7 ел эчендә 1 260,7 млн.сумлык 71 гидротехник корылма капиталь ремонтланган, шул исәптән 41 ГТС Росводресурсы ярдәме белән – 437 млн.сумнан артык һәм республика бюджетыннан финанслашу ярдәмендә – 300,5 млн.сум. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 523,2 млн.сумга 30 ГТС капиталь ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International