ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүплекләр табылды. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 50 кв.м тәшкил итә.


26
апрель, 2025 ел
шимбә

Экологик икеайлыкның яртысы диярлек артта кала, татарстанлылар «Экояз» экологик конкурсына һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән өмәләргә актив кушылуларын дәвам итәләр.

Бүген Мирный бистәсе Каенлыгында үзәк өмә узды. Анда 300дән артык кеше катнашты, алар экоквест форматында 106 капчык чүп-чар җыйдылар. Ярышларда барлыгы 62 команда көч сынашты. Ведомство хезмәткәрләре, «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары, РГҖ Татарстандагы төбәк бүлеге әгъзалары, студентлар һәм чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен гаиләләре белән килгән барлык битараф булмаган татарстанлылар катнашты. 

Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышы турында бүген республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка экология министры Александр Шадриков хәбәр итте.


25
апрель, 2025 ел
җомга

«Җиңү диктанты» традицион халыкара тарихи-патриотик акциясе инде җиденче ел уза. 2019 елда акция 24 илдә старт алды, 150 меңнән артык кешене берләштерде. Берничә ел эчендә истәлекле чараның аудиториясе 2 миллионга кадәр арткан. 2025 елда оештыручылар 80 илдән 2,5 миллион катнашучыны көтә. Акциягә беренче тапкыр Кытай, Куба, Ирландия, Швеция, Швейцария, Норвегия, Сингапур, Корея Республикасы, Хәбәшстан, Шри-Ланка һәм Кипр кушылачак.

Экология министрлыгы инспекторлары экологик икеайлык кысаларында Масловка авылының көньяк читендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар. 300 м2 мәйданда төзелеш чүп-чарларын, шулай ук сортларга аерылмаган көнкүреш калдыкларын үз эченә алган җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау урыны  табылды. 

 

«Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте 2015 елның 25 апрелендә оештырылды һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үсә. 

Түбән Кама районының Алан авылы районында җир кишәрлекләрен тикшерделәр. Тикшерү барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау урыны ачыкланды. Табылган калдыклар арасында: эшкәртелгән автомобиль шиннары, полиэтилен пленка һәм аннан эшләнгән әйберләр, шулай ук төзелеш чүп-чарлары. 


 


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матак гимназиясенең җиденче сыйныф укучылары «Россия суы» акциясенә кушылып, Базарлы Матак авылында урнашкан Актай елгасы ярларын җыештырдылар. Территорияне җыештыруда Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары булышты.

 

Казанның Идел буе районындагы 274 нче балалар бакчасында мавыктыргыч экодәрес узды. Аны сабыйлар өчен Экология министрлыгы инспекторлары оештырды. Балалар онытылмаслык сәяхәткә – су асты дөньясына киттеләр!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International