Минзәлә районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез ике чүплек таптылар. Аларның берсе Хуҗәмәт авылында Буклы елгасы янында табылды, аның мәйданы 25 кв.м тәшкил итә, икенчесе Наратлы авылында 109 кв.м мәйданда урын алган.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде. Бүгенге көндә чүплекләр бетерелгән, территорияләр тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.