Ел башыннан экокабул итү бүлмәсенә 3 меңнән артык мөрәҗәгать кергән

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3280 мөрәҗәгать кергән, аларның 2831е инде хәл ителгән.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1426 хәбәр килгән, 1033 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 736 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 85 мөрәҗәгать теркәлгән.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1729 хәбәр (шуларның 1033е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык 490 тапкыр атмосфера һавасының сыйфатына, 370 тапкыр суның сыйфатына зарланып, 691 тапкыр башка мәсьәләләр буенча шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларга тап булсагыз, мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү системасына әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International