Түбән Кама шәһәре территориясен тикшерү нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды. Тикшерү гражданнар мөрәҗәгатендә бирелгән видеоматериаллар нигезендә үткәрелде.
Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Индустриаль урамы адресы буенча урнашкан җир кишәрлегендә җитештерү һәм куллану калдыкларын, атап әйткәндә, тораклардан алынган сортланмаган калдыкларны 65 квадрат метр мәйданда рөхсәтсез урнаштыру факты ачыкланды.
Тәкъдим ителгән видеоматериалларга караганда, калдыкларны ташлауга «Петрокам-Авто» гараж кооперативы рәисе Горбунов Владимир Николаевич юл куйган.
Хокук бозу ачыклануга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе хокук бозучыга туфракка китерелгән зыянны ирекле рәвештә 51 671,75 сум күләмендә капларга, шулай ук җир кишәрлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлау очрагын дәгъва тапшырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча бетерергә тәкъдим итеп, дәгъва юллады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы табигатьне саклау законнарын бозуларның ярамавы турында искә төшерә һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәү зарурлыгына игътибар итә. Мондый хокук бозулар әйләнә-тирә мохиткә шактый зыян китерә һәм административ, ә кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына да сәбәпче була.
Экологик хокук бозуларны ачыклау һәм бетерү эше «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында алып барыла һәм Татарстан Республикасы территориясендә уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән.