Бүген Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы старт алды. Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, форум - ике ил халкын берләштерә торган мөһим вакыйгаларның берсе.
«Россия һәм Кытай күп еллар дәвамында үзара аңлашуга һәм хөрмәткә нигезләнгән ике яклы стратегик мөнәсәбәтләрне үстерәләр. Бүген ике дәүләт җитәкчеләренең шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең дуслык икътисадый аспектларны гына түгел, гуманитар аспектларны да колачлый», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Халыкара форумны ачу тантанасында экология министры Александр Шадриков та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына 32 ил, Россиянең 59 төбәге һәм Кытайның 24 административ берәмлеге вәкилләре теркәлгән иде. Анда барлыгы 10 меңгә якын кеше катнашачак. Форум төрле юнәлешләрне һәм тормышның барлык өлкәләрен колачлаган бай эшлекле программа тәкъдим итә. 18-19 август көннәрендә катнашучылар инвестицияләр, икътисад, экология, транспорт коридоры, логистика һәм башка темалар буенча фикер алышачаклар.
Экология министрлыгы һәм «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре бүген форум кысаларында узган «Файдалы казылмаларны өйрәнү һәм чыгару өлкәсендә Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге перспективалары» пленар сессиясендә катнаштылар. Сессиядә фәнни-технологик хезмәттәшлек вариантлары һәм файдалы казылмалар чыгаруның экологик куркынычсыз ысулларының актуаль мәсьәләләре каралды.
Фото: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рәсми сайты