«Салават күпере буйлап сәяхәт»: экологлар Арча балалар бакчасы нәниләре өчен дәрес үткәрделәр

2025 елның 19 августы, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы нәниләре өчен атмосфера күренешләренә багышланган мавыктыргыч дәрес үткәрделәр. Балалар әйләнә-тирә мохит турында күп яңалык белүләре белән беррәттән, «Салават күпере буйлап сәяхәт»тә дә катнаштылар. Сабыйларга болытларның ничек формалашуы, яңгырдан соң күктә салават күперенең ничек барлыкка килүе, җилнең кайдан килеп чыгуы һәм томанның ничек хасил булуы турында сөйләделәр. Саф һавада актив уеннар белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. 

Балалар күңелле вакыт үткәрделәр, бергә җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар чиштеләр һәм табигать турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Чараның иң кызыклы өлеше уен булды, анда салават күперенә җил тараткан төсләрне кайтарырга ярдәм итәргә кирәк иде. Нәниләр бердәм команда булып кызылдан алып шәмәхәгә кадәр һәр төсмерне эзләп, аны күк дугасына кайтардылар.

«Экологик культураны формалаштыруны яшьтән үк башларга кирәк», – дип билгеләделәр ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе белгечләре. «Бары тик шулай гына без әйләнә-тирә мохиткә сак карый һәм планетабызның киләчәге турында кайгырта торган буынны үстерә алачакбыз».

Мондый дәресләр экологик культураны кечкенәдән формалаштыру өчен мөһим. Мондый чаралар нәтиҗәсендә без планетабызның киләчәге өчен җаваплы буын тәрбияләп, «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә якынлашабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International