Кукмара районында 2,5 футбол кыры зурлыгындагы зур чүплек «яшел» акчалар хисабына бетерелде

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Урта Кумор авылында яшәүчеләрнең рөхсәтсез чүплек турында мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары территориягә күчмә тикшерү үткәрделәр. Кукмара районын мониторинглау барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты расланды. Урта Кумор авылында 1,8 га мәйданлы санкцияләнмәгән зур чүплек теркәлде – бу 2,5 футбол кыры диярлек. 

Чүплекне бетерү район бюджетының экологик түләүләрдән кергән керемнәре хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән. Бүгенгә санкцияләнмәгән каты коммуналь калдыклар чүплеген бетерү эшләре төгәлләнгән, табигатьне саклау законнарын бозу бетерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «яшел» акчалар – җирле бюджетларның табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчалары. Алар район бюджетына керә торган экологик түләүләр хисабына формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International