Хөрмәтле җир асты байлыкларыннан файдаланучылар! Экология министрлыгы законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр итә

2025 елның 19 августы, сишәмбе

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 52-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә түбәндәге төп яңалыклар билгеләнә:

2027 елның 1 гыйнварыннан 2033 елның 31 декабренә кадәр гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару өчен җир кишәрлекләре категориясен күчерү 254-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гына мөмкин булачак.

2034 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару өчен башка категорияләргә күчерү тулысынча тыела.

Яңалык кертүгә бәйле рәвештә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү сроклары артачак. Шулай ук гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару өчен җирләрнең категориясен үзгәртү мөмкинлеге дә туарга мөмкин.

«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр» категориясендәге җир кишәрлекләре булганда, мондый кишәрлекләрне файдалы казылмалар чыгару өчен тиешле категориягә күчерү процедурасын башлап җибәрергә һәм кирәкле документацияне алдан әзерләргә киңәш итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International