Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 3324 автомобиль газларның чисталыгына карата тикшерелде

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Чиста һава» операциясе дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. 1 июньнән ТР Экология министрлыгы инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автотранспортның экологик яктан чиста булу-булмавын тикшерәләр.

Бүгенге көндә республикада  3324 автотранспорт чарасы тикшерелгән. Бу - 2955 җиңел автомобиль, 170 йөк машинасы һәм 199 автобус.

Артыклык очраклары  67 автотранспорт чарасында ачыкланган (58 җиңел машина, 6 йөк машинасы һәм 3 автобус), бу тикшерелгән автомашиналарның 2% өлешен тәшкил итә.

Министрлык хезмәткәрләре атмосфера һавасын саклау өлкәсендә законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында автотранспорт чаралары хуҗалары белән аңлату эшләре алып баралар һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзиләр.

«Мондый чаралар республикабызның иминлеген һәм халыкның сәламәтлеген саклап калу өчен мөһим әһәмияткә ия. Бүгенге көндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен республиканың 23 районында тикшерүләр уза», - дип билгелиләр ТР Экология министрлыгы инспекторлары.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эшкәртелгән газлар чыгаруда пычраткыч матдәләр күп булган автотранспорт өлешенең кимүе күзәтелә. Бу мотор ягулыгының сыйфаты яхшыру, ташландык матдә дәрәҗәсе югары булган автомобильләрнең иске паркын 4 нче экологик класслы һәм аннан югарырак таләпләргә туры килә торган яңа автомобильләргә алмаштыру белән аңлатыла.

Белешмә: 2024 елда операция барышында 6482 автомобиль тикшерелгән, 177 автомашинаның төтен газларында пычраткыч матдәләр буенча нормаларның артуы ачыкланган;

2023 елда – 6886 автотранспорт чарасы тикшерелгән, 184 автомобиль экологик яктан тикшерүне уза алмаган;

2022 елда 6570 транспорт чарасы тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган;

2021 елда 6201 транспорт чарасы тикшерелгән, 172 хокук бозу очрагы ачыкланган;

2020 елда 6588 транспорт чарасы тикшерелгән, 220 хокук бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International