Арчада экологлар рөхсәтсез чүплек таптылар

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Арча районын мониторинглау барышында Төньяк идарә инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру өлешендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.

Арчаның Александров һәм Ямашев урамнары киселешендә кирпеч һәм төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланды.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 266 кв.м тәшкил итә.

Арча районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, санкцияләнмәгән чүплекне оештыру өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 ст. каралган (җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International