Экологлар Тукай район судына санкцияләнмәгән чүплекне тулысынча бетерүгә карата дәгъва юлладылар

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Элегрәк Тукай районы территориясен мониторинглау кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге таләпләрнең үтәлмәве ачыкланган иде. Кече Шилнә авылында офис һәм көнкүреш биналарын җимерү һәм сүтүдән калган калдыклар, пычранмаган кара металлары булган, шулай ук полиэтилен һәм автопокрышкадан торган калдыклар табылды.

Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 34,7 кв. м тәшкил итә.

Тукай районы башкарма комитетына Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтү бирелде.  Бүгенге көндә санкцияләнмәгән чүплек өлешчә генә бетерелгән, шуңа бәйле рәвештә ТР Тукай район судына табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәргә мәҗбүр итү һәм чүплекне тулысынча бетерү турында дәгъва гаризасы җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International