Азнакай районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә ике чүплек таптылар.
Беренче хокук бозу 8 Март урамында ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 51 кв.метр тәшкил итә. Икенчесе - Г. Хәсәншина урамында. Монда пычрану мәйданы 80 кв. м тәшкил итә.
Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән.