Гаризалар кабул итү 1 апрельдә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре һәм экология белән бәйле эшчәнлекләре булган хезмәткәрләр катнаша ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://premia.1ecolog.ru/.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре Арча, Буа һәм Биектау районнарының балалар бакчаларында булдылар һәм эколяталарның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар үзләре макулатура, батарейкалар, пластик шешәләрне кабул итү пунктларына тапшырырга, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгыртырга кирәклеген әйттеләр.
КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтында Экология министрлыгының әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин волонтерларга Идел-Кама дала лачыннары популяциясен торгызу проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Алабуганың «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында 8 сыйныф укучылары өчен «Су белгечләре» темасына викторина узды. Анда Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Бүген Кама буе идарәсе белгече Ралина Гыймаеваның кызы Карина бабасы истәлегенә җыр башкара.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы территориясенә мониторинг үткәрделәр.
Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында «Балалар иминлеге»дигән чара узды. Анда Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары да катнашты. Дәрес квест-уен форматында барды.
Бүген «Экояз» экологик марафонының 6 атнасы башланды. Без агачлар, куаклар һәм башка үсемлекләр утыртырга тәкъдим итәбез.
Бүген Павел Горшков – мәгълүмати геологик ресурслар һәм геологик мохит мониторингы бүлеге башлыгы Юлия Тюплинаның улы бабасы истәлегенә шигырь сөйли.
20 апрельдән 3 майга кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 649 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә – санкцияләнмәгән чүплекләр.