Татарстанда табигатьне саклау чараларын җирле бюджетка экологик керемнәр исәбенә гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә. Чаралар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында формалаштырыла.
Элегрәк Мамадыш районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозу теркәлгән иде. Шәмәк авылындагы җир кишәрлегендә экологлар «кыргый» карьер таптылар. Санкцияләнмәгән карьерның мәйданы – 134 кв.м, тирәнлеге 1,3 м тәшкил итә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан Мамадыш районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.
Карьерны рекультивацияләү Мамадыш районы бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде.
Бүгенгә «кыргый» карьерны торгызу эшләре тәмамланган.
Исегезгә төшерәбез, район бюджетына керә торган экологик түләүләр табигать территорияләрен торгызу һәм саклау кебек мөһим табигать саклау проектларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә экологик иминлекне арттыруга ярдәм итә.